Центральная детская библиотека

Исәнме, көз!

Көз-рәссамның бар табигатьне алтын, сары, кызгылт, тагын әллә нинди матур төсләргә буяган мәле. Бу матурлыкны күреп, күпләрнең кулына пумала аласы, иҗат итәсе киләдер. 29 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубына йөрүче китап укучылар да бик зур теләк белән иҗатка күмелделәр. Алар "Исәнме, көз!" дип аталган дәреснең беренче өлешендә катнашып, тозлы камырдан яфраклар, көзге муллыкны ясадылар.