Диңгез һәм океаннар буйлап мавыктыргыч сәяхәт
"Море, море, край бездонный..." - дип җырлыйлар диңгез турында... Табигатьнең бу стихиясе үзенә кечесен дә, олысын да тартып тора. Шунысы кызык - безнең кан составы буенча диңгез суын хәтерләтә. Колакка диңгез раковинасын куйганда, дулкыннар шавына охшаган үз каныбыз тавышын ишетәбез...
2 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсенең уку залында «Диңгез һәм океаннар буйлап мавыктыргыч сәяхәт " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә диңгезләргә булган соклану сеңгән китаплар урын алган.