Центральная детская библиотека

Бүләгем - әтиемә!

Тиздән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез, ир-егетләргә, әти, бабайларга  бүләк эзләү, ни бүләк итәргә дип баш ватуларга да озак  калмады. Ә менә Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубына йөрүче балаларга бу турыда баш ватарга кирәкми. 10 февраль көнне алар бергәләшеп, әтиләргә бүләк әзерли башладылар да инде.