Хәтерне йөрәкләрдә саклыйк!
Февраль аенда балалар, яшүсмерләр белән бәйле ике халыкара бәйрәм бар. Алар: Яшь герой-антифашистны искә алу көне һәм Халыкара солдат-балалар көне. Шул уңайдан 5 нче февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3 Б сыйныфы укучылары катнашында “Хәтерне йөрәкләрдә саклыйк!» дип исемләнгән мәгълумат сәгате үткәрелде. Укучылар герой-пионерларга багышлап узган чарада аларның тормыш юлы, кылган батырлыклары хакында мәгълүмат тыңладылар, алар турында документаль фильм карадылар, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр укыдылар.