Солдат йөрәге
Агымдагы елның гыйнвар аенда танылган рус язучысы, фронтовик әдип Илья Туричинның тууына 100 ел тулды. Илья Туричин - сугышның дәхшәтле авырлыгын үз җилкәләрендә татыган шәхес. Аның күпчелек әсәрләре тынычлыкның, иминлекнең кадерен белергә чакыра. 29 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсенә йөрүче балаларның әниләре кеше өчен тынычлыкның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңлатучы "Сердце солдата" әсәрен укыдылар. #балтаси #балтасинскаябиблиотека #балтасинскаяцентральнаябиблиотека #ильятуричин