Центральная детская библиотека

Иҗатым чишмәсе

Якташ рәссамыбыз Таһир Марсель улы Ильясов – йөзләгән картиналар авторы. Рәссамның яраткан жанры – пейзаж, рәсемнәрендә Балтач, аның кабатланмас табигать манзаралары. Ул портретлар, натюрмортлар да иҗат итә. Бу елның гыйнвар аенда Балтач Үзәк китапханәсендә Таһир Ильясовның картиналарыннан “Иҗатым чишмәсе” дип аталган яңа күргәзмәсе  урнаштырылды. Балтач Үзәк балалар китапханәсенә килгән китап укучылар, әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр дә яңа күргәзмә белән бик теләп танышалар, Таһир Марсель улының иҗатына соклануларын белдерәләр.