Елмаюлы китап
Елмаю – яхшы кәеф тудыра, елмаю – дуслыкка беренче адым, елмаю –сәламәтлек билгесе. Балалар китапларының бик күбесен елмаймыйча укып та булмый. Менә ул китаплар – яхшы кәеф чыганагы, күңел күтәренкелеге бүләк итәләр дә! 25 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә елмайта, көлдерә торган китаплардан “Елмаюлы китап” (“Книга с улыбкой”) исемле китап күргәзмәсе төзелде.