Центральная детская библиотека

Барыбыз да белгән китаплар

14 гыйнвар көнне Балтач урта мәктәбенең 2-В һәм 2-Г сыйныфы укучылары Балтач Үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Алар “Барыбыз да белгән китаплар” дигән исем астында библиографик дәрестә катнаштылар. Укучылар татар, рус, дөнья халкы әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, С.Маршакның әкияте буенча “Двенадцать месяцев” мультфильмын карадылар.