Кыш бабай мәктәбе
Яңа ел бәйрәменең истә калырлык матур мизгелләре дәвам итә. 6 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы, "Кыш бабай мәктәбе" дип аталган дәресе үтте. Балалар төрле җәнлек сыннары: керпе, куяннар ясадылар.