“Балтачым- гүзәл төбәгем”
Балтач районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан чараларны дәвам итеп, 18 декабрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Балтачым – гүзәл төбәгем” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичә кунаклары – Балтач урта мәктәбенең 6 В сыйныфы укучылары районыбыз табигате, халкы, биредә яшәгән милләтләрнең гореф-гадәтләре, горурлыгыбыз булган якташларыбыз турында бай мәгълүмат тыңладылар.