Центральная детская библиотека

“Яңа ел шәмнәренең җылысы”

Яңа ел - балаларның көтеп ала торган бәйрәме. Могъҗизаларга бай әлеге бәйрәмне каршылап, 9 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә эшләп килүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы - “Яңа ел  шәмнәренең җылысы”  дип исемләнгән  дәреснең икенче өлеше узды. Клуб  әгъзалары бәйрәм сувениры – чыршы күркәләре белән бизәлгән шәмдәлне ясауны тәмамлап, төрле төсләргә буядылар.