Центральная детская библиотека

Незнайка ничек рәссам булды

Ярославль өлкәсе Тутаев муниципаль районы  администрациясе  тарафыннан,  китап укуны алга җибәрү максатын күздә тотып,  “Николай Носов китапларын укыйбыз” Халыкара акциясе игълан ителгән иде. 7 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Хыял” театр клубы әгъзалары әлеге акциягә кушылып, Н.Носовның  “Приключения Незнайки и его друзей” китабы буенча  театраль бәйрәм оештырдылар. Яшь актёрлар “Как Незнайка был художником” хикәясен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

#ЧитаемКнигиНиколаяНосова  #балтасинскаяцентральнаядетскаябиблиотека

#балтасинскаяцентральнаябиблиотека