Центральная детская библиотека

“Әкият шатлык тарата”

Күңел җылысын башкаларга бүләк итү - бик күркәм, матур гамәлдер. 4 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Инвалидлар декадасы уңаеннан “Капелькой тепла согреем душу”   (“Әкият шатлык тарата”) дигән исемдә очрашу кичәсе үтте. Чара ике өлешкә бүленгән иде. Беренче өлештә “Салават күпере” (“Радуга”) тозлы камырдан эшләнмәләр клубы җитәкчесе Гүзәл Фәттахова үткәргән мастер-класста  балалар һәм аларның әниләре чыршы уенчыгы ясарга өйрәнделәр. Кичәнең икенче өлешендә бергәләп рус  телендә “Радуга слов” дип аталган  кроссворд чиштеләр.   Кичәгә килгән кунаклар  Кыш бабай белән Кар кызы кулыннан бүләкләр дә алдылар.