“Батыр исемен йөртер ир-егет”
3 декабрь - Билгесез солдат көне.
Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.
Бу көнне Балтач урта мәктәбенең 6 Б сыйныфы өчен үткәрелгән “Батыр исемен йөртер ир-егет” дип аталган эрудитлар конкурсында да батыр, кыю каһарманнарны искә алу, батырлык төшенчәсенең асылын аңлату төп максатлардан иде. Укучылар Бөек Ватан сугышы, данлыклы шәхесләр, Армияга кагылышлы белемнәрне тирәнәйтеп, викторина, кроссворд сорауларына җавап бирделәр.