“Ак канатлы фәрештәм...”
Әниләр – дөньядагы иң газиз, иң якын, иң кадерле кешеләр. Әниләрнең һәр сулышы – балалар өчен, нарасыйлары бәхетле булсын өчен алар барысына да әзер. Әниләр бәйрәмен каршылап, 27 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 8 А сыйныфы укучылары өчен “Ак канатлы фәрештәм...” (“Я рядом...”) дип аталган әдәби салон үткәрелде. Кичәгә укучыларның әниләре дә чакырулы иде. Газиз кешеләребез турында шигырьләр, җырлар да яңгырады; күңелләрне тибрәтә, дулкынландыра торган кыйссалар, гыйбрәтле бәяннәр белән дә үрелеп барды бу чара. Балалары йөрәгендә Әниләренә карата Һәр мизгелдә, һәр адымда хөрмәт, шәфкатьлелек, миһербанлык кебек хисләр һәм сыйфатлар булсын иде!