Центральная детская библиотека

“Әниемә - бүләгем” (икенче дәрес)

Ел әйләнәсе булып тора торган бәйрәмнәрнең иң матурларыннан  берсе – Әниләр бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. 18 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының  “Әниемә - бүләгем”  дәресенең икенче өлеше үткәрелде. Клубка йөрүче балалар  газиз кешеләренә багышланган кул эшләрен  төрле  төсләргә буядылар, ябыштырдылар. Күңел җылысы салынган бу  бүләкләр Әниләр бәйрәмен көтә.