Көзге мәрхәмәтлелек атнасы
7-13 сентябрь – “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” буларак игълан ителде. Әлеге акция кысаларында Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре китапханәнең актив китап укучысы, вакытлыча өйдә сәламәтләндерү курсларын узучы Аяз Гиззәтуллин һәм Гозәерова Ясминә янында кунакта булдылар. Китапханәгә килгән яңа журналлар һәм китаплар кечкенә китап укучыларыбызга шатлыклы һәм сөенечле мизгелләр бүләк итәрләр.
#осенняянеделядобра
#балтасинскаябиблиотека