Центральная детская библиотека

Әкиятле балачак

Әкиятләр – сабыйларга үгет-нәсихәт бирүдә иң үтемле чараларның берседер, мөгаен. 16 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә үткән «Әкиятле балачак» исемле  китап бәйрәме дә әкиятләр аша балалар күңеленә юл алды. Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасыннан килгән балалар Абдулла Алишның  китаплары белән таныштылар, уеннарда катнаштылар,  үзләренең уңганлыкларын, сәләтләрен дә күрсәттеләр.