Әкияти серпантин
18 сентябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Дус яшәүгә ни җитә?” дип исемләнгән әкияти серпантин үткәрелде. Куян, Бүре, Кызыл Калфак Балтач урта мәктәбеннән килгән 1 А сыйныфы укучыларын әкият иленә дәштеләр. Алар театраль тамаша аша балаларга дуслыкның, бердәмлекнең зур көч икәнлеген аңлаттылар, кызыклы сораулар бирделәр, уеннар уйнаттылар.