Дуслык көне
Дуслык – ул үзеңнең иң якын кешең белән уйларыңны, серләреңне, уңышларыңны, үпкәләреңне, шатлыкларыңны бергә бүлешү, уртаклашу. Чын дус – акыллы, көчле, уңган, тугры ул. Шундый бер әйтем бар бит: «Дус - ул бәла килгәндә беленә».
7 июнь – Халыкара дуслар көне. Бу көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе китап укучыларын әлеге бәйрәм белән котлады һәм «Дуслык - бәһасез бүләк!» дип аталган видеоролик тәкъдим итте. #деньдрузей #балтасинскаябиблиотека