Герой пионерлар
19 май - Пионериянең туган көне уңаеннан, Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре яшь батырларга – курку белмәс пионерларга багышлап видеоролик тәкъдим иттеләр. Әлеге видеоязма аша яшь буынга Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән фронтта, партизаннар хәрәкәтендә, тылда батырлык үрнәге күрсәткән егет-кызлар турында сөйләнелде. #пионерыгерои #детипионеры #великаяпобеда #75победа