Язлар безгә Тукай белән килә
16 апрель көнне, бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан, Балтач Үзәк китапханәсе 16-30 апрельгә кадәр интернет киңлекләрендә “Язлар безгә Тукай белән килә” исемле онлайн-акция игълан итте. Әлеге акциядә Үзәк балалар китапханәсенең китап укучылары да катнашып, шагыйрьнең иҗатына рәсемнәр ясадылар, шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар, китапларына буктрейлерлар эшләделәр. #язларбезгәТукайбеләнкилә # өйдәутыр # сидидома #өйдәкал #оставайсядома # балтач #балтасинскаябиблиотека