Иң яраткан әкиятче
2 апрельдә барыбызның да яраткан әкиятчесе, шагыйрь, язучы, драматург, эссеист Г.-Х. Андерсенның тууына 215 ел тулды. Шул уңайдан, 3 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсе әти-әниләргә, өйдән чыкмыйча гына, балалар өчен Андерсенның әкиятләрен укырга тәкъдим итте. Һәм “Балачак " дип аталган гүзәл, күңелле, явызлык һәм моңсулыкның эзе дә булмаган илгә барырга чакырды. #сидимдома #өйдәкал #балтасинскаябиблиотека