Яз шатлыгы
Җиһанда – яз, күңелдә – яз! Бусагада – 8 март – гүзәл затларыбыз бәйрәме. Шул уңайдан, 4 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә 5нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен “Яз шатлыгы“ дип аталган әдәби-музыкаль иртә үтте. Балалар әниләргә, дәү әниләргә багышлап өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан сәхнәләштерелгән “Өч кыз” әкияте нәни тамашачылар күңеленә хуш килде. Хәлил Шәрифнең рольләргә бүлеп укылган “Тиен нигә елаган?” исемле хикәясе дә балаларны уйланырга мәҗбүр итте.