Центральная детская библиотека

“Дуслык гөлстаны”

30 гыйнвар көнне,  Балтач районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Дуслык гөлстаны” дип аталган ток-шоу үткәрелде. Чарада катнашучылар – Балтач гимназиясенең 4 А сыйныфы укучылары районыбызның тарихы, табигате,  данлыклы кешеләре, халкы турында фикер алыштылар. Дуслык-татулык – матур яшәүнең сере булуын исбатлап, кичәгә килгән күптөрле милләт вәкилләре  үз телләрендә балаларга  матур теләкләрен теләделәр, милли җыр-биюләрен бүләк иттеләр.