Белем утравы
24 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Белем утравы” дип аталган шаян уен үткәрелде. Балтач гимназиясеннән килгән нәни кунаклар – 1 Б сыйныфы укучылары Белем утравына сәяхәт иттеләр. Аларга Кояшкай белән Африкадагы җирле кабилә кызы – гүзәл Амака кызыклы уеннар уйнатты, дөнья әкиятләре геройлары белән таныштырды.