Центральная детская библиотека

Татарстан – безнең горурлык!

Балтач үзәк балалар китапханәсендә ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан  чаралар дәвам итә.  17 гыйнвар көнне Б.Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 3,4 сыйныф укучылары өчен  ”Татарстан – безнең горурлык!” дип аталган эрудитлар бәйгесе үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасына кагылышлы бик күп сорауларга җавап бирделәр, үзләренең белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр.