Центральная детская библиотека

Алтын куллы ял белмәс

11 сентябрь көнне "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Алтын куллы ял белмәс" исеме астында мастер класс үткәрде. Күргәзмә көзге мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында "Табигатькә карата сакчыл булыйк!" шигаре астында оештырылды. Күргәзмәдә икенчел чималдан ясалган кул эшләре райондашларыбызда зур кызыксыну уятты. Шулай ук экологик яктан чиста материаллардан ясалган кул эшләренә өйрәтүче китап-журналлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.