Центральная детская библиотека

Әнием-газизем

29 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Әнием-газизем” дип аталган балалар иртәсе үтте. 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар  әниләргә багышланган җыр һәм шигырьләрен  башкардылар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре аларга “Өч кыз” дип аталган татар халык  әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Чараның ахырында балалар китаплары буенча әзерләнгән уеннарда катнаштылар.