Балаларны сөеп-иркәләп
24 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә балалар шагыйре Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулу уңаеннан “Балаларны сөеп-иркәләп” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Балтач урта мәктәбенең 2, 3 сыйныф укучылары шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләренә язылган җырлар тыңладылар, әсәрләре буенча әзерләнгән уеннарда катнаштылар.