Уңышка юл
Очрашуның максаты- яшүсмерләр өчен актуаль темалар буенча фикер алышу булды. Чарабызның мәртәбәле кунаклары: район газетасы “Хезмәт” редакциясенең SMM белгече – Алсу Ильяс кызы Надршина һәм заманча косметология буенча белгеч – Гөлназ Камил кызы Каюмова иде

Аралашу барышында кызларыбыз үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җавап алды
Алсу Ильяс кызы заманча яңа технологияләр - ясалма фәһем (искусственный интеллект) буенча эш барышында кулланыла торган хезмәт алымнары белән мастер класс аша бүлеште.Гөлназ Камил кызы гүзәл затлар (яшүсмерләр) өчен яз аенда бит тиресен тәрбияләү, көндәлек тормышта үз-үзеңне тәрбияләүдә профилактик чаралар буенча белемнәрен бирде, кызлар шулай ук үзләрен мастер класста сынап карадылар. Күңелле, мавыктыргыч, профессиональ яктан дөрес киңәшләр белән үрелеп барган аралашу сәгатен оештыруда ярдәм иткән хөрмәтле кунакларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!