Центральная библиотека

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” әдәби-музыкаль кичә

Чара, Балтач мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашында шагыйрьнең тормыш юлы, ялкынлы иҗатын үз эченә алды. Һәрбер әдәби тукталыш шагыйрь тормышыннан тарихи мизгелләр белән үрелеп барды. Герой-шагыйрьнең ялкынлы шигырьләре укылды, җәлилчеләрнең батырлыклары данланды. Әдәби-музыкаль кичәнең кунаклары Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары булды.