Центральная библиотека

"Безнең сайлау-сәламәт яшәү рәвеше"

Күргәзмәдә наркотик матдәләрнең кеше организмына зыяны, наркотикларга бәйле кешеләрнең сәламәт кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләре, наркотикларга бәйлелекне кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Язучылар үз китаплары битләрендә наркоманиянең нинди фаҗигале финалга китерүе һәм кешенең куркыныч хәвеф-хәтәр алдында көчсез булуы турында күрсәтмә дәрес бирәләр. Китап авторлары әсәр геройлары аша наркотиклар куллану нәтиҗәләрен күрсәтәләр һәм наркоманияне җиңү юлларын күрсәтәләр, наркотикларның кешеләрнең язмышын ничек җимерүе турында уйланырга мәҗбүр итәләр. Безнең күргәзмәнең максаты — кулланучыларга наркомания-коточкыч авыру, зарарлы гадәтләрнең куркыныч булуын һәм кешенең сәламәтлеген генә түгел, ә әхлагын да җимерүен җиткерү. Шуңа күрә алар белән көрәшергә кирәк, ләкин тагын да яхшырак кисәтергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.