Барысы да синең кулда
Чараның максаты-яшүсмерләрнең наркотиклар белән бәйле проблемалар буенча мәгълүматлылыгын арттыру, психоактив матдәләр куллануны булдырмый торган күнекмәләр булдыру һәм үстерү.уен формасында балалар наркотикларга карата үз позицияләрен белдерделәр. Чара кысаларында тормыштан һәркем очраша ала торган реаль ситуацияләр тәкъдим ителде, конфликтлы ситуацияләрне чишү вариантлары һәм ысуллары эшләнде📚 Рольле уеннар, төрле ситуацияләрне анализлау, дискуссияләр - болар барысы да әлеге тема сорауларын җентекләп һәм тулы яктыртуга ярдәм итте.