Хатын-кыз – укылмаган китап
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне.
Шул унайдан, 6 март көнне, Үзәк китапханәдә “Хатын-кыз – укылмаган китап” театральләшкән тамаша бар гүзәл заталарыбызны җыр-моң, нәфис сүз дөньясына дәште. Җаннарында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл затлар яз мизгеленең җылысын, нурын тойдылар.