Интернет челтәрендә куркынычсызлык
Чара барышында студентлар дөрес мәгълүматларны дөрес булмаганнардан ничек аерырга һәм челтәрдә зарарлы йогынтылардан ничек качарга икәнен белделәр. Китапханәче аларга интернетта табыла торган мәгълүматка һәрвакытта да таянырга кирәк түгеллеген аңлатты һәм ышанычлы чыганакларны кулланырга өйрәтте. Ул шулай ук интернеттан куркынычсыз файдалану серләре белән дә уртаклашты. Интеллектуаль уен тәнкыйди фикерләүне үстерүгә, шулай ук команда рухын һәм катнашучылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итте.