Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел
Кичә күңелләрендә илһам асылташы нурланган, үткәннәргә әдәбият юлы аркылы күпер салган, заман офыкларын китап укучыларга җиткерүче авторларны һәм китап укучыларны үзенә җыйды. Биредә Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың тирә якка җылылык, яктылык таратучы, ачык карашлы, иманы нык булган образны тудырган «Кадер иясе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Китапның төп герое - күңеленнән бертуктаусыз: ”Мин – Кеше, мин – кеше!” – дип тәкрарлап торган, чын мәгънәсендә вакыйгалар агымында кеше булып калган кеше - Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова образы. «Кадер иясе» китабын тәкъдир итү кичәсендә китапның язылу тарихы, вакыйгалар агышы, сорауларга җаваплар алынып, автор – китап укучы диалогы белән үрелеп барды.