Батыр үлә, үлмәс ат алып
Һәр әдәби тукталыш шагыйрьнең куркусыз тормышыннан алынган тарихи мизгелләр белән үрелеп барды. Герой шагыйрьнең ялкынлы шигырьләре укылды, Җәлилчеләрнең батырлыклары данланды. Бу күренешләр әдәби салонда булган һәркемнең дә күңелендә онытылмас хатирә булып сакланыр һәм ватанпәрвәр милләтәшебез, тарихи шәхеснең тормышын буыннар чылбырында сүнмәс ялкын итеп сакларга ярдәм итәр дип ышанып калабыз. Әлеге чарада катнашкан Балтач мәктәбенең барлык 8 нче сыйныф укучыларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез!