"900 дней мужества"
27 январь көнне китапханә хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясенең 10 класс укучылары дөнья җәмәгатьчелегенә кушылдылар һәм блокададагы Ленинград халкына хөрмәт һәм ихтирам күрсәттеләр. Ленинград музыкантлары Шостаковичның легендар 7 симфониясен ни өчен башкарганнар? «Блокадалы Ленинград музасы»ның исеме ничек?Таня Савичева язмышы? Әлеге сорауларга җавапларны һәм блокададагы шәһәр тормышыннан башка нечкәлекләрне укучылар дәрес барышында белделәр.