"Намуслы киләчәк – безнең сайлау"
11 декабрьдә Үзәк китапханәдә Балтач муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова, районыбыз оешмалары хезмәткәрләре һәм Алдынгылар хәрәкәте әгъзалары катнашында коррупция темасына багышланган "Честное будущее – наш выбор" эшлекле уен узды. Беренче этапта катнашучылар коррупциянең төрләренә билгеләмәләр таптылар, бу тискәре күренешнең сәбәпләрен ачыкладылар, синквейннар төзеделәр. Алга таба катнашучыларга коррупция төрләре буенча берничә ситуация тәкъдим ителде, Энҗе Фәрит кызы ситуациядә катнашучыларның гамәлләренә комментарийлар бирде.