Центральная библиотека

"Мин - Волонтер!"

10 декабрьдә китапханә хезмәткәрләре Балтач мәктәбе һәм Балтач гимназиясе волонтерлары белән берлектә "Мин-волонтер!" дип аталган аралашу сәгате үткәрделәр. Махсус кунагыбыз Балтач мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Йошкар-Олада мөгаллимә һөнәренә белем алучы актив, сәләтле якташыбыз - Эльвира Сәләхова. Чара барышында кунагыбыз яшь буын өчен үз үрнәгендә волонтер эше буенча кирәкле фикерләрен, киңәшләрен җиткерде. Әлеге аралашу тагын да күбрәк йөрәкләрдә мәрхәмәтлелек очкыны кабызды дип ышанып калабыз.