"Гасырларга Хөрмәт һәм Дан!"
9 декабрь көнне Балтач гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучыларыөчен китапханә хезмәткәрләре батырлык медиа-дәресе үткәрделәр. Екатерина 2 заманыннан алып бүгенге көнгә кадәр бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, югары бүләкләргә лаек булган кешеләр турында укучылар медиа-дәрестә белделәр.Татарстанда туып – үскән геройларга, аерым алганда, туган Балтач районында яшәүчеләргә аерым игътибар бирелде.