Центральная библиотека

«Мин тормышка гашыйк»

5 декабрь көнне китапханә хезмәткәрләре начар күрүчеләр “Караш” клубы әгъзалары өчен клуб җитәкчесе Ранил Гыйльвановның юбилеена багышланган «Мин тормышка гашыйк» исемле кичә-портрет оештырдылар. Кичә күңел җырлары, шигырьләр, уеннар, театр миниатюралары белән үрелеп барды. Чара бик җылы атмосферада узды. Кунаклар чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм яңа очрашулар турында теләкләр белән киттеләр.