Центральная библиотека

“Бәхет ачкычы – әнкәй йөрәгендә!”

28 ноябрь көнне Балтач мәктәбенең “Алдынгылар” хәрәкәте активистлары “Бәхет ачкычы – әнкәй йөрәгендә!” дип аталган квиз уенында катнаштылар. Уен барышында Ә. Еникинең “Матурлык” әсәре буенча төрле этапта биремнәр бирелде. Катнашучылар чара барышында әни белән бала обрз куллазына һәйкәл тудырдылар, әни исеменнән улына мөрәҗәгать иттеләр, китапханәче биргән сорауларның чынбарлыкмы яки ялганмы икәнен билгеләделәр. “Әнием, сиңа әйтер сүзем...” мастер-классында катнашып, бәйрәм конверты ясадылар һәм газиз кешеләренә иң кадерле сүзләрен яздылар.