Центральная библиотека

«Зирәклекне сүзлекләрдән эзләгез»

25 ноябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган библиографик дәрес үткәрелде. Әлеге бәйрәм датасы бөек рус лексикографы һәм язучы Владимир Дальның туган көненә багышлана. Чара барышында укучылар Владимир Дальның күпкырлы иҗаты белән таныштылар, әдәби лото уены аша Владимир Даль туплаган мәкальләр, фразеологизмнар, тизәйткеч һәм табышмаклар белүдә көч сынаштылар.