Центральная библиотека

"Мозгобойня"

19 ноябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 8в сыйныфы укучылары өчен «Мозгобойня» интеллектуаль уены үткәрелде. Чара алты раундтан, һәр раундта төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге җидешәр сораудан торды: география, әдәбият, нәфис фильм, музыкаль сораулар. Барлык уенчылар команда рухы, зирәклек, яхшы белем күрсәттеләр, һәм һәркем үзенең белем багажын тулыландыра алды.