Интернет киңлекләрендә
Чара барышында балалар дөрес мәгълүматларны дөрес булмаганнардан ничек аерырга һәм челтәрдә зарарлы йогынтылардан ничек качарга икәнен белделәр. Китапханәче аларга интернетта табыла торган мәгълүматка һәрвакытта да таянырга кирәк түгеллеген аңлатты һәм ышанычлы чыганакларны кулланырга өйрәтте. Ул шулай ук интернеттан куркынычсыз файдалану серләре белән дә уртаклашты. Интернет челтәрендә аралашу кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Балалар этикетны бозмас һәм башка кулланучыларга зыян китермәс өчен Интернетта үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр. Виртуаль дөнья да хөрмәт һәм игелек таләп итә бит.