Сәнгать төне
Быел ул Халыклар бердәмлеге көненә багышлана һәм "Мәдәният берлегендә халыклар бердәмлеге"девизы астында уза. Балтач Үзәк китапханәсе дә әлеге акциягә кушылды һәм Балтач урта мәктәбенең 8 -а сыйныфы укучыларына интеллектуаль - күңел ачу программасы тәкъдим итте. Укучылар районыбызды дус-тату гомер итүче: татар, удмурт, мари халыкларының гореф-гадәтләре турында кызыклы, тарихи мәгълүмат алдылар, милли уеннар уйнадылар, иҗат остаханәсендә татар милли орнаменты формасында фоамиран тукымасыннан брошь ясадылар.