Центральная библиотека

“Күпмилләтле Балтач”

1 ноябрь көнне китапханә хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган танып-белү программасы оештырдылар. Балалар Балтач районында яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләре турында кызыклы фактлар белделәр. Районыбыз халыкларының милли киемнәре турындагы күргәзмә балаларда чын кызыксыну уятты. Йомгаклауда балалар зур теләк белән татар милли бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класста катнаштылар.