"Хәтер бизәге"
17 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 8б сыйныф укучылары өчен "Хәтер бизәге" дип аталган фольклор сәгате тәкьдим итте. “Аулак өй” гә чакырылган укучыларыбыз гасырлар төпкеленә зур кызыксыну белән сәяхәт иттеләр, татар халык авыз иҗатының онытылмас чыганакларына кагылдылар. Чара барышында укучыларыбызга китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әби-бабаларыбыз уйнап үскән күмәк уеннар торгызылды.